Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эх елады инде ул бала». «Актаныш басмалары» буасында алты яшьлек малай һәлак булган

«Мин өйдә булсам, алай булмас иде», — ди малайның әтисе Айдар.

news_top_970_100
«Эх елады инде ул бала». «Актаныш басмалары» буасында алты яшьлек малай һәлак булган
"Актаныш-информ"

Халыкта «дамба» дип телгә кергән «Актаныш басмалары» буасында бүген, 31 май көнне, 6 яшьлек баланың үле гәүдәсе табылды. Аның югалуы хакында әнисе иртән район полиция бүлегенә хәбәр итә. Хокук саклау органнарының тикшерүе барышында, буа янындагы күпердә баланың киемнәре табыла. Бала суга кереп батып үлгән дигән фикер туа, әмма тиздән ярдан 10 метр ераклыкта үләннәр белән каплап куелган мәет табыла. Бу факт буенча Җинаять кодексының 105 маддәсе буенча (үтерү) эш кузгатылган. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итте.

Алты яшьлек малай 30 майда төнге 23:30 сәгать тирәсендә 23 яшьлек күрше егеткә ияреп чыгып китә. Алар яшәгән йорт белән буа арасы якын түгел. 6 яшьлек бала һәм 23 яшьлек ир-ат арасында нинди уртак мавыгу булган — бу сорауга җавапны хәзер полиция вәкилләре һәм тикшерү комитеты эзли.

— Мин өйдә булсам, алай булмас иде… Эх, эштә идем… Бер вакытта да үзен генә җибәрми идек. Күрәчәк шушыдыр инде… Сиздем мин аны. Берәү дә берни сөйләми, — дип сукранды баланың әтисе Айдар. Ул җинаять урыны янында су буенда аптырап йөри иде ул. 

Баланың әнисе — Энҗе (1997 елгы) балалар бакчасында савыт-саба юучы булып эшли. Җитәкчелек тарафыннан һәрвакытта да әдәпле, үз бурычларын төгәл үти торган хезмәткәр буларак тасвирланды. Фаҗига алдыннан нәрсәләр булгандыр, әлегә билгесез. Әмма кечкенә баланы берүзен калдыру фактын хәзер прокуратура хезмәткәрләре дә тикшерә. 

— Эх, елады инде ул бала, гел елады. Шушы хәл белән тәмамланачагы билгеле иде инде. Безнең йорт иске, кечкенә. Күршенең тамак кырганы да ишетелеп тора. Шул баланың елавына түзә алмыйча төшеп, кисәтепләр дә йөргән вакытлар булды. Ярсып, идәннәргә ятып елый иде ул, никтер тынычландырмыйлар иде. Гел елады… — дип искә алдылар сабыйны күршеләре. 

Алар турында исерткеч эчемлекләр кулланып, социаль куркыныч тудыра торган гаилә дип сөйләмиләр. Алар — гади, тыныч кына тормыш алып барган меңләгән гаиләләрнең берсе. Тик әлегә җавапсыз калган сораулар шактый. Гомере бик иртә өзелгән сабыйга 21 май көнне нибары 6 яшь тулган булган, диелә хәбәрдә.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков күрсәтмәсе белән, Актаныш районы прокуратурасы балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очракларын кисәтү системасын тикшерә башлады. Хәерге вакытта фаҗига булган урынны җентекләп карыйлар. Күзәтчелек органы баланың ата-анасының тәрбияләүгә бәйле вазифаларын тиешенчә үтәү буенча гамәлләренә бәя бирәчәк. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100