Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер кияү өчен өч хатын кайнар су сибешеп талашкан

Әниле-кызлы ике хатынны күрше хатыны пычак белән яралаган.

news_top_970_100
Бер кияү өчен өч хатын кайнар су сибешеп талашкан
https://pixabay.com/

Мәскәүдә яшәүче өч хатын бер кияү өчен талашкан. Ир-ат бу хатыннар янына чиратлап килеп йөргән. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

«МК» хәбәрчесе ачыклаганча, хатыннар арасында җәнҗал 28 мартка каршы төндә була. 51 яшьлек Кирилл фотограф булып эшли. Ул 27 март кичендә 51 яшьлек хатын һәм аның 31 яшьлек кызы янына кунакка килергә вәгъдә бирә. Ир-ат эчемлекләр дә алып килергә тиеш була. Тик килергә 10 минут калгач, кунак шалтыратуга җавап бирми башлый. Аннары телефонын бөтенләй сүндереп куя.

Кияү килмәгәч, кайгыга калган хатыннар эт белән йөрер өчен урамга чыгалар. Кичке якта күрше хатынның фатиры яныннан узганда, икенче каттагы тәрәзәгә карасалар, алар Кириллны күреп ала. Кирилл 36 яшьлек фатир хуҗасы белән бәйрәм итеп утыра. Ачуы чыккан хатыннар урамда торган килеш, өстәге фатир тәрәзәсенә карап, кычкырына башлый. Шуннан соң фатир хуҗасы тәрәзәне ачып, астагы хатыннарга кайнар су сибә.

Аннары ул пычак ала һәм урамга чыга. Бу хатын әниле-кызлы күршеләрен пычак белән яралый. Кирилл исә тиз генә качып китеп бара.

Пычак белән яраланган хатыннарны хастаханәгә алып киткәннәр. Ләкин бер тәүлектән аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Хастаханә коронавирус белән авыручыларны кабул итәргә әзерләнә икән.

Пычак белән һөҗүм иткән хатынны тоткарлаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100