Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апас районында авариядә машина йөртүче кеше могҗиза белән генә исән калган

Табиблар ир-атны караган һәм өенә кайтарып җибәргән.

news_top_970_100
Апас районында авариядә машина йөртүче кеше могҗиза белән генә исән калган

Татарстан трассасында җиңел машина юл кырыена төшеп капланган. Аны йөртүче могҗиза белән генә исән калган. Бу турыда шаһитларга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

30 мартта Апас районының Шонгаты авылы янында «Лада» автомобиле юл кырыена төшеп китә. Ул ян ягына каплана. Машина җитди җимерелеп бетә.

Бәхеткә, йөртүче исән, ул имгәнмәгән. Ашыгыч ярдәм табиблары караганнан соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100