Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер кыз сөйгән егете белән бергә үз әнисен вәхшиләрчә үтергән

Егет белән кызга очрашырга рөхсәт итмәгән өчен, әни кешегә ун тапкыр чүкеч белән сукканнар, утыз тапкыр пычак белән кадаганнар.

news_top_970_100
Үсмер кыз сөйгән егете белән бергә үз әнисен вәхшиләрчә үтергән
https://pixabay.com

Омск өлкәсендә 18 яшьлек егет һәм 16 яшьлек кызны аеруча вәхши ысул белән кеше үтерүдә гаепле дип тапканнар. Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе туплаган дәлилләр нигезендә, суд аларга хөкем карары чыгарган. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, 2019 елның ноябрь башында егет белән кыз җинаять кылырга карар кыла. Кызның әнисе аларга очрашырга рөхсәт итми, шуңа күрә яшьләр бу хатынны үтерергә уйлый. Алар бер ай буена җинаять планы һәм ысулы турында киңәшләр. 

2019 елның 31 декабренә каршы төндә кызның әнисе эштән кайта. Шул чакта егет белән кыз аңа һөҗүм итә. Хатынга ун тапкыр чүкеч белән һәм утыз тапкыр пычак белән сугалар. 

Хатын каршы торырга тырыша, ул егетнең аягына ике тапкыр пычак кадарга өлгерә, аннары дус хатынына шалтырата һәм ни булганын сөйләп бирә. Канга баткан хатын фатирдан подъездга чыга, биредә аны күршеләре табып ала.

Хатын шул ук көнне хастаханәдә вафат була. Егет белән кызны исә кулга алалар.

Тикшерү барышында егет белән кыз гаебен өлешчә генә таный. Алар сугуларын раслый, тик моны кызның әнисе агрессив булганга, үзләрен яклау өчен эшләдек дип аңлаталар. Ләкин тикшерү туплаган дәлилләр нигезендә аларның версиясе тулысынча кире кагыла

Суд карары буенча 18 яшьлек егет 13 елга каты режимлы колониягә озатыла, аның балигъ булмаган дус кызы 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100