news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Автобус эчендә буран»: Пассажирлар утырган маршрут автобусы эченә кар тулган

Авариягә очраган җәмәгать транспортындагы кешеләр ярты сәгать чамасы ярдәм көтеп утырган.

news_top
«Автобус эчендә буран»: Пассажирлар утырган маршрут автобусы эченә кар тулган
https://www.instagram.com/sgnorilsk/

Бүген Норильск шәһәрендә Далдыкан елгасы янында пассажирлар утырган автобус авариягә очраган. 35нче маршрут буенча бара торган җәмәгать транспорты эченә кар тулган. Бу урыннан кадрларны «Северный город Норильск» телеканалы күрсәтте.

Пассажирларның сүзләренчә, алар буран уйнаган автобус эчендә ярты сәгать чамасы утырган.

Бераздан бу урынга ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп җиткән һәм алар пассажирларны коткарган. Алар барысы да башка автобуска утырып киткән.

Һава шартлары начар булу сәбәпле, Красноярск өлкәсендә Алыкель аэропорты да ябылган, дип хәбәр итте «Звезда» каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар