Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни малай әнисенең кыйнавына һәм ашатмавына чыдый алмыйча, күршеләргә зарланган

32 яшьлек күп балалы ананың гамәлләрен полиция тикшерә башлаган.

news_top_970_100
Нәни малай әнисенең кыйнавына һәм ашатмавына чыдый алмыйча, күршеләргә зарланган
https://pixabay.com

Ростов өлкәсенең Октябрь районындагы бер авылда 32 яшьлек хатыннан баласы зарланган. Сигез яшьлек малай әнисенең ашарга бирмәвен, кыйнавын күршеләргә сөйләгән. Шуннан соң күршеләр полициягә хәбәр иткән. Хәзер әни кешенең гамәлләрен хокук саклаучылар тикшерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Малай әнисенең гел кыйнавын әйтә, еш кына ашарга бирмәвен сөйли, чит кеше баласына караган кебек карый дип саный. Күрше хатын баланың сөйләгәнен видеога төшереп алып, полициягә күрсәтә.

Хокук саклаучылар видеоның берничә атна элек төшерелүен ачыклаган. Хатынның күп балалы ана икәне билгеле. Ул өч баласына ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән, алар әтиләре белән яши. Хатын бу ире белән берничә ел элек аерылышкан. Хәзер ул икенче ире белән тора. Кыйнауда гаепләүче сигез яшьлек малай аның дүртенче баласы, хатын бу балага ана булу хокукыннан мәхрүм ителмәгән.

Хәзерге вакытта баланың тормышына куркыныч янамый. Аны әнисе белән калдырып торганнар. Тикшерү нәтиҗәле якын арада билгеле булачак, дигән сайтның үз чыганагы.

Видео социаль челтәрләрдә чыккач, Тикшерү комитеты да бу вакыйганы өйрәнә башлаган. «Артемьевск авылында балигъ булмаган дүрт малайны әти-әнисе системалы рәвештә кыйнап тора, аларны мәктәпкә җибәрмиләр, дигән хәбәр чыкты. Тикшерү идарәсе җитәкчесе йөкләмәсе буенча тикшерү башланды», — дигән тикшерүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100