Казаннан Йошкар-Олага чыгып киткән Айнур югалган

27 яшьлек Айнур Сафинның кайда булуы турында 28 ноябрьдән бирле билгеле түгел.

Татарстан һәм Марий Эл республикаларында 27 яшьлек Айнур Сафинны эзлиләр. Ул 28 ноябрьдә Казаннан Йошкар-Ола шәһәренә киткән һәм югалган. Бу турыда «КП» сайты язды.

Айнурның буе 180 см чамасы, чандыр гәүдәле, кара кыска чәчле, зәңгәр күзле. Өстенә кара куртка, кара водолазка, зәңгәр джинс чалбар, аягына кара мокасин кигән булган. Үзе белән кара күн сумкасын алган.

Айнур турында белгән кешеләргә 112 яки 8(800)700-54-52 номерына шалтыратырга сорыйлар.