Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ундүрт яшьлек кыз авырга узып бала тудырган һәм нарасыйны суыткычка яшереп куйган

Әти-әнисе кызларының авырлы булуын сизми калган.

news_top_970_100
Ундүрт яшьлек кыз авырга узып бала тудырган һәм нарасыйны суыткычка яшереп куйган
https://pixabay.com

Новосибирск өлкәсенең Ярково авылында 14 яшьлек кыз авырга уза һәм бала тудыра. Аннары ул нарасыйны суыткычның туңдыргычына яшереп куя. Сабый тере килеш өшеп үлгәнме, әллә ул куйганда ук үле булганмы — моны тикшерүчеләр ачыклый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кыз тулы гаиләдә үсә, аларның үз хуҗалыклары бар, әнисе терлекләр карый, әтисе котельнаяда эшли. Мәктәптә дә бу кыз турында яхшы сөйлиләр, ләкин аның йөкле булуын күрми калуларын аңлата алмыйлар.

Кызның танышлары сүзләренчә, ул берничә ел элек бик тәртипле була, бию белән шөгыльләнә, җырлый, китапханәгә йөри. Шул вакытта ул YouTube-канал ача, үзе җырлаганын, мәктәп дискотекаларын алып барганын видеога төшереп, каналга куя.

Соңрак авыл блогерының хайтерлары барлыкка килә, аңа дизлайклар куялар, роликларын алып атуны таләп итәләр. Кыз блогын ташлый, өйгә кайтмый башлый. Берничә көннән аны полиция белән генә эзләп алып кайталар, Бала начар компаниягә эләгә.

«Ел ярым элек пабликка аның интим фотоларын куйдылар, аннары әтисе кыйнагач, кыз полициягә барып гариза да яза», — дип сөйли танышлары.

Бераздан кызның интернеттагы интим фотоларын бетерәләр, ә ул барыбер өйдән качып китүен дәвам итә. Танышлары сүзләренчә, әле күптән түгел генә аны 19 яшьлек сөйгән егете ташлаган. Бу егет кызның авырлы булуында гаеплеме икәнен тикшерүчеләр ачыклаячак.

Әти-әнисе исә кызларының йөкле булуын, бала тудыруын сизмәүләрен сөйли. «Бераз тазарды инде», — ди әнисе.

Гаилә белән таныш кешеләр сүзләренчә, кыз үзе генә ир бала тудыра, кендеген кисә һәм туңдыргычка тыгып куя. Әнисе кызының ыңгырашып ятканын ишеткәч кенә чаң суга башлый. Гаражда бала тудырганнан соң, кызның канында инфекция башлана. Әнисе аппендицит дип уйлый, ашыгыч ярдәм чакыра. Бу турыда «КП-Новосибирск» сайтына Новосибирск өлкәсе буенча бала хокуклары буенча вәкил Надежда Болтенко сөйләгән.

Кыз фельдшерга барысын да сөйләп бирә, табиблар полициягә хәбәр итә. Хәзер ул хастаханәдә, үсмернең гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100