Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Синең фикереңне беркем сорамый». Укучыны кимсеткән өчен, укытучы гафу үтенгән

30 ел укытучы булып эшләүче хатын баланың дәфтәренә кызыл төсле ручка белән комментарий язып куйган.

news_top_970_100
«Синең фикереңне беркем сорамый». Укучыны кимсеткән өчен, укытучы гафу үтенгән
pixabay.com

Краснодар өлкәсенең Ейск шәһәрендә мәктәп укытучысы унынчы сыйныфта укучы малайның дәфтәренә кимсетүле комментарий язган. Баланың дәфтәренең фотолары социаль челтәрләрдә таралды. Сочинение янына укытучы: «Синең фикереңне беркем дә сорамады, ул бик күп булган», - дип язып куйган. Әлеге вакыйга турында «Вести» каналы хәбәр итте.

Укучы малай көз турында сочинение язган. Укытучы исә кызыл төсле ручка белән дорфа сүзләр язып калдырган. Укучының апасы әлеге дәфтәр битен фотога төшереп, социаль челтәрләргә таратырга булган. Ул укытучының комментариена үпкәли, ә сочинение өчен «өчле» билгесе дөрес куелган дип саный. Ул үзе укытучы күрми калган тагын башка хәреф хаталарын да тапкан. Әти-әниләре исә бу вакыйга турында белми калган, аларга аннары мәктәптән хәбәр иткәннәр.

Ейск районы администрациясенең Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лидия Браун бу вакыйга турында комментарий биргән.

«Укучы укытучы янына килергә, бу сорауга ачыклык кертергә тиеш иде. Ләкин бу берни турында да сөйләми. Укытучы андый комментарий язарга тиеш түгел, бу этика кагыйдәләрен боза. Укытучыга карата дисциплинар җәза чаралары күреләчәк. Малай әнисе белән мәктәпкә килде, алар укытучы белән сөйләште. Безнең өчен иң мөһиме — бала үзен уңайсыз хис итмәсен, әлеге хәлнең ялгышлык булуын аңлап калсын. Аның гаебе юк», — ди Мәгариф идарәсе җитәкчесе.

Ведомствода ачыклык керткәнчә, укытучы мондый комментарий язарга тиеш түгел.

Әлеге вакыйгада катнашкан рус теле һәм әдәбияты укытучысының 30 еллык хезмәт стажы бар. Педагог гаебен таный. Ул укучы һәм аның ата-анасыннан гафу үтенгән. Гаилә укытучыга һәм мәктәпкә үпкәләми, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100