Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөяркәсе машинага бәйләп куйган хатынның ике баласы ятим калган

«Ире гел аның хисабына яшәде, аның алтыннарын сатты, ничек тели — шулай кулланды аны, ун ел буена», — ди мәрхүмәнең дусты.

news_top_970_100
Сөяркәсе машинага бәйләп куйган хатынның ике баласы ятим калган
https://pixabay.com

Санкт-Петербургта 43 яшьлек Анна исемле хатынның мәетен 27 июльдә Пулков шоссесы янында тапканнар. Мәетнең муенына үткәргеч чыбык бәйләнгән һәм ул парковкада тора торган машинага беркетелгән. Мәрхүмә хатынның балигъ булмаган ике баласы ятим калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Мәрхүмәнең дус кызы Светлана җинаятьтә шикләнелүче ир-ат турында сөйли. Светлана сүзләренчә, ике бала анасын элеккеге сөяркәсе харап иткән. Ул еллар буена Аннаны үтерү белән янап торган, гел куркыткан.

«Анна аның аркасында берничә тапкыр хастаханәдә ятты инде, аның башын тектеләр. Ул утырып чыккан кеше, наркоман, башы киткән ахмак ул. Анна бик озактан соң гына аның белән аерылышырга карар кылды, психологка да барды. Ул бу кеше белән аерылышу өчен, бер ел буена психотерапия узды. Мин аңа ярдәм иттем, ул Төркиягә барып кайтты, аннары ике атна элек сөяркәсенә өйдән чыгып китәргә кушты. Ир гел аның хисабына яшәде, аның алтыннарын сатты, ничек тели — шулай кулланды аны, ун ел буена. Анна аннан бик куркып яшәде», — ди Светлана.

Светлана сүзләренчә, аерылышкач, Аннаны сөяркәсе эзәрлекли башлый, шалтырата, килә, дуслашырга тели.

«Кичә кич белән Анна миңа хәбәр язды — сөяркәсе аның йорты янына килүен, аның аккумуляторы утыруын һәм өйгә кереп шуны корырга теләвен әйтте. Анна барырга курыкты. Тик сөяркә аны өйдән чыгарга инандырган инде. Менә шулай булып бетте», — ди мәрхүмәнең дусты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100