Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тугры эт COVID-19 авыруыннан үлгән хуҗасын айлар буе көтеп утырган

Этне өйгә алып кайтып асрамакчы булалар, тик ул барыбер хастаханәгә китә.

news_top_970_100
Тугры эт COVID-19 авыруыннан үлгән хуҗасын айлар буе көтеп утырган
Владимир Васильев

Кытайның Ухань шәһәрендә тугры эт коронавирустан үлгән хуҗасын айлар буе көтеп утырган. Бу турыда Oriental Daily News басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Уханьда яшәүче ир-атны февральдә хастаханәгә салалар. Эт хуҗасы артыннан килә һәм көннәр буе хастаханә янында көтеп утыра. Ир-ат вафат булгач, эт барыбер аны көтеп утыруын дәвам итә. Этне биредән берничек тә куып җибәрә алмыйлар.

Хастаханәдә урнашкан кибет хуҗасы апрельдә бу этне күреп ала һәм аны ашата башлый. Эткә Сяо Бао дип кушамат тагалар. Ул «Нәни Хәзинә» дип тәрҗемә ителә. Кибет хуҗасы этне кулга ияләштерә һәм эт кибетне саклый башлый. Этне өйгә алып кайтып асрамакчы булалар, тик ул барыбер хастаханәгә китә.

Хастаханәдә этләр асрарга ярамаганлыктан, Сяо Баоны приютка тапшыралар, биредә аңа яңа хуҗа табачаклар.

Кытайның Хубэй провинциясендә 2019 елның декабрь азагында беренче тапкыр коронавирус авыруы теркәлә. Ухань шәһәре авыру учагына әверелә. 11 февральдә SARS-CoV-2 коронавирусы китереп чыгара торган авыруны COVID-19 дип атадылар. 11 мартта бөтен дөньяда коронавирус пандемиясе игълан ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100