Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Пазл кебек җыйдылар». Битен бензин пычкысы кискән малайга 7,5 сәг операция ясаганнар

Берничә көн узгач, бала елмая башлаган, ләкин аны алда берничә операция һәм озак реабилитация көтә.

news_top_970_100
«Пазл кебек җыйдылар». Битен бензин пычкысы кискән малайга 7,5 сәг операция ясаганнар
https://pixabay.com

Иркутск өлкәсенең Усольский районында алты яшьлек малай абыйсы һәм әтисе белән ишегалдында йөри. Олылар утын кисә, нәни малай аларга ярдәм итешә — ул утыннарны өеп бара. Шул чакта баланың битенә бензин пычкысы тия. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Баланы башта Усольский табибларына күрсәтәләр. Ул бик авыр хәлдә була, шуңа күрә Иркутск шәһәрендәге балалар хастаханәсенә илтәләр.

«Без тиз арада ашыгыч ярдәм чакырдык, башта Усольега алып киттеләр, аннары яраларын бәйләп куйдылар да, Иркутскига озаттылар», — ди баланың анасы.

Малайның бите бик нык яраланган була. «Яра чәч төбеннән алып маңгае аша уза, маңгай сөяге яраланган, өске һәм аскы күз кабаклары өзелгән, күзе яраланган, күзенә кан сауган, яңаклары һәм иреннәре яраланган», — ди табиб-офтальмолог Марина Бронникова.

Томография ясагач, баланың бит сөякләре җимерелү дә ачыклана. Аны операция өстәленә салалар. Төнге унбердә башланган операция иртәнге җиденче яртыда тәмамлана. Баланы пазл кебек җыйганнар. Табиблар 7,5 сәг чамасы операция ясаган. Алар микроскоп ярдәмендә сабыйның яраларын төзәткән, диелә хәбәрдә.

Операциядән соң баланың тукымалары терелә башлый. Ләкин аның күз күремен саклап кала алмаганнар, шулай да күзе урынында калган. 

Берничә көн узгач, бала елмая башлаган, ләкин аны алда берничә операция һәм реабилитация көтә, бик озак дәваланырга туры киләчәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100