Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балаларның башын кисәргә тели». Әни кеше ирен, ике баласын үтергән дә кинога киткән

Өч балалы хатын ике баласын үтереп, мәетләрне спорт сумкасына тыгып куя, иренең мәетен полиэтилен белән төрә.

news_top_970_100
«Балаларның башын кисәргә тели». Әни кеше ирен, ике баласын үтергән дә кинога киткән
https://pixabay.com

29 апрельдә Владивосток шәһәренең Толстой урамындагы йортта фаҗига була. Биредә ир-атны һәм аның ике баласын үтерәләр. Җинаятьне балаларның анасы һәм ир-атның хатыны кылган дип фаразлана. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

40 яшьлек ир-ат, 5 яшьлек ике малай мәетен фатирда табалар. Аларның гәүдәсендә кадалган-киселгән яралар була. Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, фаҗига ир белән хатын талашкан чакта килеп чыга. Аннары хатын машинага утыра һәм Владивосток үзәгендә урнашкан кинога китеп бара. Аны биредә тоткарлыйлар. Өченче бала исән — бу вакытта ул балалар бакчасында була.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, ир хатыны белән аерылышырга һәм балаларны үзенә алырга тели. Бу гаиләдә өч игезәк бала — ике малай һәм бер кыз үсә. Ләкин күп балалы хатынның ачуы чыга һәм ул пычакка ябыша.

Аннары хатын иренең мәетен полиэтилен белән төрә, балаларның мәетләрен спорт сумкасына тыгып куя. Якынча белешмә буенча, бу хатын балаларның башын кисәргә маташкан.

Туганнары үлгәч, әнисен тоткарлагач, ялгыз калган игезәк сыңары булган өченче баланы реабилитация үзәгенә урнаштырганнар. Бу турыда ТАСС агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте. Бу гаилә яхшылар рәтендә булган, опека органнары аларга дәгъва белдермәгән, диелә хәбәрдә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100