news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баскычта эленеп калган сабый газапланып үлгәнен тәрбияче күрми калган

29 яшьлек хатын балаларны урамга алып чыккан һәм чит эшләр белән шөгыльләнгән.

news_top
Баскычта эленеп калган сабый газапланып үлгәнен тәрбияче күрми калган
https://pixabay.com/

Санкт-Петербургта балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче хатынны хөкем итәләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

29 яшьлек хатын-кыз балалар белән урамга чыга. Ләкин ул сабыйлар артыннан карамый, башка эшләр белән шөгыльләнә.

Шул чакта нәни кыз уйный торган баскычка эленеп кала. Бу хәлне тәрбияче күрми. Сабыйның башы койма арасына кысылып кала, сабый үзе котыла алмый. Шулай итеп бала ун минут диярлек асылынып тора, аның муены имгәнә, арка миенә зыян килә. Бала фаҗига урынында һәлак була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар