«Сюрприз»: Ир яшертен генә аерып, хатынын өйдән куып чыгарган, баласын күрсәтми

Әни кеше берничә тапкыр баласы белән очрашырга килгәч, ире аны кыйнап куып чыгара.

Сызраньда яшәүче хатын ире белән бер фатирда яшәгән. Ләкин инде ярты ел элек ире аның белән аерылышуны рәсмиләштергән. Ә хатын бу турыда берни дә белми яши. Хәзерге вакытта бу хатын ире белән судлашып йөри, баласын кайтару өчен тырыша. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Яшь хатын сүзләренчә, аның ире 2018 елның җәендә башка хатын очрата һәм гаиләдән китәргә тели, ул аерылышу өчен судка гариза яза. Ир белән хатынның биш яшьлек баласы, аерылыша башлагач, «бала кем белән кала» дигән сорау туа. Ул арада ир судтан гаризасын кире ала, гаиләдә татулык барлыкка килгән кебек була. Хатын да яхшыга өметләнә. Тик бер айдан җәнҗал кабат башлана.

Былтыр сентябрь аенда ир талаш чыгара, хатынын кыйнап ташлый, хатынның да, баланың да документларын талап ала. Хатын документларны урлау турында полициягә гариза яза. Ир белән хатын бу вакытта бер йортта яшәүләрен дәвам итә.

ЗАГСта хатынны беренче сюрприз көтә: ул никах турында таныклык копиясен алырга килгәч, ире белән инде күптән аерылышкан булуын белеп ала. ЗАГС хезмәткәре ирнең инде ярты ел элек аерылышуны рәсмиләштергәнен әйтә.

«Миңа шок булды. Минем кадерле ирем судка барып, мине 2017 елдан бирле күргәне булмавын әйтә. Ләкин без бу вакытта бергә яшәдек, моны күреп торган шаһитлар күп. Мин балалар бакчасы өчен дә үз исемемнән түләдем. Ләкин иң сәере шул: документларда минем кулым язылган язу бар. Анда мин, имеш, аерылышу турында гариза язган, баланы да миннән аерым яшәргә бирүләрен сораганмын. Улымны аның белән калдырганнар», — дип сөйли бу хатын.

Аннары бу хатын иренең шактый гына финанс бурычлары, кредитлары булуын ачыклый.

«Судлар, приставлар буйлап йөри башладым. Миңа алимент буенча 100 мең бурычым булуын әйттеләр. Бу акчалар исә әҗәтләр хисабына китәчәк икән. Менә ни өчен ул бу эшне башлаган бит! Аның зур кредиты бар, банк әҗәтне коллекторларга биргән. Аңа миннән акча кирәк», — дип сөйли гаҗәпкә калган хатын.

Ир белән хатын мөнәсәбәтләрен тыныч кына хәл итә алмый. Хатынны өйдән куып чыгаралар, ул көздән бирле улы белән дә күрешкәне юк. Әни кеше берничә тапкыр баласы белән очрашырга тырышып карый. Ире аны кыйнап куып чыгара. Бер тапкыр ир-ат хатынын таксига утырган килеш кыйнамакчы була.

Хатын сүзләренчә, полициягә гариза язу ярдәм итми. Шулай да бу хатын суд аша аерылышу һәм алимент турында суд карарын үзгәрттерә алган. Алдагы карарлар дөрес түгел дип табылган.

Хәзер бу хатын психология экспертизасы уздыруын таләп итә. Әлеге җәнҗаллы тарих чираттагы судта тәмамланыр дип көтелә.