Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рус теле укытучысы дәрес вакытында укучыларга чишенү уены уйнаткан

Бер малай эчке киеменә кадәр чишенеп басып торган, сыйныфташлары һәм укытучы хатын шуны карап көлешкән.

news_top_970_100
Рус теле укытучысы дәрес вакытында укучыларга чишенү уены уйнаткан
https://pixabay.com

Сахалиндагы Пенза авылындагы мәктәптә укытучы хатын рус теле дәресендә 8 сыйныфларга чишенү уены уйнаткан. Дәрес вакытында «Эн-бен-цо» («таш-кайчы-кәгазь» уены) уйныйлар. Уенның җәзасы чишенү була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Укучы кызларның берсе әлеге хәлне видеога да төшереп тора. Кадрларда малай белән кыз уйный, алар арасында судья булып укытучы Алевтина К. утыра. Малай гел оттыра һәм чишенә бара. Азакта ул чалбарын да оттыра. Укытучы исә уенны тыю түгел, киресенчә, алар белән бергә көлешә, хуплап утыра.

Видео социаль челтәрләрдә тарала, ата-аналар чатына да килеп җитә. Директор тикшерү оештыра. Мәктәп җитәкчелеге һәм район мәгариф идарәсе укытучыны эштән азат итүне таләп итә. Тик ата-аналар укытучыны яклый, аны эштән җибәрмәүне үтенә.

Шулай да Алевтина К. китү турында гариза яза, авылдан ук китеп бара. Ул Көньяк Сахалин шәһәрендәге башка мәктәпкә эшкә урнаша. 

Хезмәттәшләре сүзләренчә, Алевтина К. яхшы укытучы, аннан беркем дә зарланмаган. Ата-аналар да шикаять белдерми. Ләкин бу вакыйганы прокуратура белеп алган инде. Алар тикшерү оештырган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100