Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек ир хатынының башына пычак кадаган

Башына пычак кадалган хатынны урамга чыгып йөгерә, аны узып баручы кешеләр күрә, алар ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыра.

news_top_970_100
Исерек ир хатынының башына пычак кадаган
https://pixabay.com

Краснодар краеның Апшерон районында бер хатынның битенә ире пычак кадаган. Хатын башына пычак кадалган килеш качып чыгып киткән. РЕН ТВ каналы шул хакта хәбәр итте.

Вакыйга 19 ноябрьдә була. 64 яшьлек ир-ат исерек килеш 60 яшьлек хатыны белән талаша. Аннары ир-ат хатынның борыны янына пычак кадый. Битенә пычак кадалган хатын өйдән урамга чыгып йөгерә. Аны урамнан узып баручы кешеләр күрә. Алар ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыра. 

Имгәнгән хатынга операция ясыйлар, табиблар пычакны ала. Пычак йөзе 25 см озынлыкта була. Хәзерге вакытта хатынның хәле канәгатьләнерлек, аңа кабат операцияләр ясалачак.

Хатынның иренә карата җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100