Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда туйдан соң фаҗига: Кияү егете төнге юлда дустын бәрдереп үтергән

Туйдан соң бозлы юлда, кап-караңгы төндә Максим идарә итә торган «Форд» машинасы Сергей идарә итә торган «Лада»ны берничә метр сөйрәп бара.

news_top_970_100
Башкортстанда туйдан соң фаҗига: Кияү егете төнге юлда дустын бәрдереп үтергән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

28 ноябрьдә төнлә белән Башкортстанның Архангельский районында авариядә 20 яшьлек егет һәлак була. «Форд» машинасы «Лада 2110» машинасын бәрдерә, аннары берничә метр сөйрәп алып бара. «Лада» машинасыннан тимер-томыр өеме генә кала. 20 яшьлек йөртүчесе үлә, 22 яшьлек пассажир кыз исән кала, ул имгәнгән. Кызны хастаханәгә илтәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Соңрак ачыкланганча, мәрхүм егет авария китереп чыгарган йөртүченең якын дусты һәм сыйныфташы булып чыга. Авария булган көнне алар туй бәйрәм итә, мәрхүм егет кияү белән кәләшкә матур теләкләр тели. Берничә сәгатьтән соң егет шул ук туй машинасы белән авариядә һәлак була

Шимбә көнне Архангельский авылы гөрләп тора — биредә авылның иң күңелле егете Максим өйләнә. Алар кафеда туй итә. Төн уртасында кунаклар таралыша башлый. Таксига акча тотмас өчен, яшь кияү дә кунакларны күрше авылга үзе илтеп кайтырга була. Ул туй тасмалары белән бизәлгән «Форд» машинасына утыра һәм кунакны илтә китә. Кире әйләнеп кайткан чакта, «Форд» машинасы «Лада 2110» белән бәрелешә. Бу «Лада»да кияүнең дусты һәм сыйныфташы Сергей һәм тагын бер кыз була.

Бозлы юлда, кап-караңгы төндә «Форд» «Лада»ны берничә метр сөйрәп бара…

Авария сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре ачыклый. Җинаять эше ачылган. Максим белән Сергейның туганнары һәм якыннары хәзер бәхәсләшә, алар егетләрнең кайсысы исерек булуын ачыклый. Өстәвенә Максим кеше машинасына утырган, машина йөртү таныклыгы да булмаган.

«Кияү аягында көчкә басып тора иде, ул Сергейны үтерде», — ди мәрхүмнең туганнары.

«Шоктан шулай торган ул, исереклектән түгел. Ул эчмәде. Сергей һәм аның кызы ЗАГСтан ук исерек килеш кайтты», — ди кияүнең туганнары.

Авыл халкы егетләрнең икесен дә кызгана.

Фаҗигагә кадәр 40 көн алдан гына Сергей әтисен җирләгән булган. 4 ел элек абыйсы үлгән, диелә хәбәрдә.

«Башинформ» төбәк буенча ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, авария Уфа-Инзер-Белорет юлының 51 нче километрында була. 

«20 яшьлек егет идарә иткән Ford Explorer каршыга килә торган ВАЗ-2110 машинасына бәрелә. ВАЗ белән 20 яшьлек егет идарә итә. Ул ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була. Авариядә 22 яшьлек кыз имгәнгән. Ул төрле травмалар алган. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Ford белән идарә итүченең машина йөртү таныклыгы булмавы билгеле», — диелә рәсми хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100