Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб баланың сынган кулы урынына сәламәт кулына операция ясаган

Операциядән соң баланың анасы белән сөйләшкәч кенә, табиб хаталануын аңлап ала.

news_top_970_100
Табиб баланың сынган кулы урынына сәламәт кулына операция ясаган
https://pixabay.com

Калининград шәһәрендә табиб хатасы аркасында, беренче сыйныфта укучы кыз баланың сәламәт кулына операция ясаганнар. Бу турыда РИА Новости агентлыгы баланың хәбәр итте.

Баланың уң кулы сынгач, сөяккә спица куеп калдырганнар. Берникадәр вакыт узгач, баланың кулыннан спицаны алып ташлау өчен кабат операция ясарга кирәк була. Бала операция өстәленә ята. Табиб операция вакытында спицаны эзләп таба алмый. Ул спицаны уң кул урынына сул кулдан эзләп маташа.

Баланың анасы Екатерина әлеге вакыйга турында агентлык хәбәрчесенә сөйләгән. Спицаны кулдан алу өчен баланы өлкә балалар хастаханәсенә салганнар. Әни кеше сүзләренчә, операция шактый озакка сузылган, шуннан соң аның баласын палатага чыгарып салганнар. Әни кеше кызының сынган кулы түгел, ә сәламәт булган кулы бәйләп куелганын күреп гаҗәпкә кала. Берни дә сизенмәгән табиб исә спицаны таба алмауларын сөйли, тагын бер операция ясарга кирәк булачак, дип хәбәр итә.

Әни кеше кызының икенче кулы сынган булуын әйтә. Шуннан соң гына табиб хаталануын таный. Ул баланың әти-әнисенә башка табибка барырга киңәш итә. Сәламәт кулга операция ясаган табиб сүзләренчә, операция алдыннан ул снимокларны карамаган.

«Бала моңарчы сәламәт булган кулы авыртуга зарлана, бармакларын кыенлык белән генә хәрәкәтләндерә. Бүген кабат операция булды, аны бүлек җитәкчесе ясады. Әлегә без хастаханәдә, аннары көндезге стационарга күчәбез. Тикшерү комитетына һәм полициягә гариза яздык. Мин төбәк буенча сәламәтлек саклау министры Кравченко почтасына видео һәм аның тасвирламасын салдым. Әлегә җавап бирүче юк», — дип сөйли баланың анасы.

Калининград өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү эшләре башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100