Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Россия Сегодня» агентлыгы хәбәрчесе, билгеле фотограф кыядан егылып төшеп үлгән

Сайд-Хусейн Царнаев тауларда фото төшергәндә тарлавыкка егылган.

news_top_970_100
«Россия Сегодня» агентлыгы хәбәрчесе, билгеле фотограф кыядан егылып төшеп үлгән

Чечняда танылган фотограф, «Россия сегодня» агентлыгының штаттан тыш үз хәбәрчесе, халыкара, илкүләм, төбәкара матбугат чаралары белән хезмәттәшлек иткән Сайд-Хусейн Царнаев фаҗигале һәлак булган. Бу турыда «Чечня сегодня» мәгълүмат агентлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

Бәхетсезлек очрагы Итум-Калинский районындагы тауларда була. Сайд-Хусейн пейзаж фотоларын ясаганда кыядан егыла һәм таулар арасындагы тарлавыкка төшеп китеп, һәлак була.

Царнаев коллекциясендә Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Төньяк һәм Көньяк Осетия республикаларында булган вакыйгалар, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Париж күренешләре сурәтләнгән фотолар бар. Бу — Чечня Республикасы һәм бөтен Россия журналистлар җәмәгатьчелеге өчен зур югалту, диелә бу хәбәрдә. 

РИА Новости агентлыгы штаттан тыш хәбәрчесе һәлак булуын раслады. Мәрхүмнең мәетен тапканнар. Аны эзләгәндә коткаручылар, полиция хезмәткәрләре, чик сакчылары катнашкан, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100