Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ау вакытында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрен үтергәннәр

39 яшьлек ир-ат пошины куып китергәндә, аның дусты - 62 яшьлек аучы тугыз тапкыр мылтыктан ата.

news_top_970_100
Башкортстанда ау вакытында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрен үтергәннәр
https://pixabay.com

Башкортстанда ауга чыккач, бер ир-ат ялгышып, дустына мылтыктан ата. Яраланган ир-ат хастаханәдә вафат була. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр Көйөргәзе районында яшәүче 62 яшьлек ир-атка карата «саксызлык аркасында кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Тикшерү версиясе буенча, 27 ноябрьдә көндез биш ир-ат ауга чыга. Алар Красный Восток авылы тирәсендәге урманда була. Бер аучы поши күреп ала һәм карабиннан ата башлый. Ул якын-тирәдә кешеләр булуын абайламый. Шулай итеп бу аучы 39 яшьлек икенче аучының күкрәген яралый. Имгәнгән ир-атны аучылар тиз генә машинага сала һәм хастаханәгә алып китә. Биредә табиблар аның үлүен раслый.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атка беркая да чыгып китмәү турында имза куйдырганнар, диелә бу хәбәрдә.

РИА Новости мәрхүмнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре булуын хәбәр итте. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе үз хезмәткәренең ауда һәлак булуын раслаган. «Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы отпускта вакытта күкрәгенә атудан яраланган. Ул, кызганычка каршы, хастаханәгә барышлый вафат булган», диелә ведомство хәбәрендә.

«Мәрхүм Ренат А. дуслары белән ауга чыккан. Алар гаиләләре белән дус була. Фаҗига вакытында алар загонда йөри. Бәхетсезлек очрагы. Хокук саклаучылар сәбәпләрне ачыклый», — дип сөйләгәннәр РИА Новости агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, дустын атып үтергән 62 яшьлек ир-ат фирма җитәкчесе булып эшли. Аның ау мылтыгы рәсми теркәлгән. Ир-ат узып баручы пошига тугыз тапкыр ата. Ядрәләрнең берсе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәренә тия. Ир-атны үзәк район хастаханәсенә китерәләр, ул шунда үлә.

Фаҗига килеп чыккан вакытта мәрхүм ир-ат пошины куып китерә торган булган. 62 яшьлек ир-ат гаебен таный. Аның карабинын алганнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100