news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркия курортында ял итүче Россия туристы коронавирустан үлгән

Мәрхүмнең хатыны сүзләренчә, аны дәвалауга 2 мең доллар акча тотканнар.

news_top
Төркия курортында ял итүче Россия туристы коронавирустан үлгән
https://pixabay.com

Төркиянең Анталья курортында Россия туристы вафат булган. Ул коронавирустан үлгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы Антальяда Россия генераль консуллыгы вәкиленә сылтама белән хәбәр итте.

«Генконсуллык Россия туристының коронавирус инфекциясеннән үлүен раслый. Җирле хакимият һәм иминият компаниясе белән килешеп, мәрхүмнең мәетен теркәү буенча эшләр бара», — дип аңлатканнар консуллыкта.

«Московский комсомолец» газетасы мәрхүмнең тол калган хатынына сылтама белән хәбәр иткәнчә, иминият компаниясе аның ирен дәвалау өчен тотылган 2 мең долларны түләүдән баш тарткан. Бу белешмә турында Россия дипмиссиясеннән аңлатма сораганнар. «Бу сорау иминият компаниясе һәм иминиятләштерелгән кеше арасындагы килешү мөнәсәбәтләре өлкәсенә карый», — дип җавап биргәннәр ведомствода.

  • Төркиядә коронавирус беренче тапкыр быел 10 мартта теркәлгән. Бу кеше Европадан кайткан булган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар