Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Акбашев инсульттан вафат булган

Әлеге хәбәрне мәрхүмнең дуслары социаль челтәрләрдә яза.

news_top_970_100

Җырчы Альберт Исмаил дусты, музыкант Рөстәм Акбашев вафат булуын инстаграмда хәбәр итте.

Рөстәм Акбашевка инсульт булган. «Бүген төнлә инсульттан китте. Рөстәм дус Акбашев. Күңелле яхшы дус иде. Урыны оҗмахта булсын», — дип яза ул.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Today 29.10.2020 our friend has left this world. R.I.P

Публикация от Рустам Акбашев (@rustamakbashev)

Дуслары мәрхүмне бик яхшы, тормыш сөючән, «якты кеше иде», дип искә ала.

Рөстәм Акбашев һәм Альберт Исмаил бергәләп кавер кичәләре оештыра. Рөстәм «Архидея» төркеме лидеры диелә кичәнең афишасында. Алар Казанда «Циферблат» клубында чыгыш ясый. Эрик Клэптон, Рэй Чарльз һәм Майкл Болтон репертуарындагы җырларны да башкаралар. 

Фейсбуктагы сәхифәсендә үзе язганча, Рөстәм Акбашев соңгы вакытта халыкара экспорт, импорт, инвестицияләр буенча стартапларга ярдәм итү белән шөгыльләнгән. Шулай ук ул бизнес башлаучыларга стартаплар, онлайн сату-алу, бизнес проектлар юнәлешендә консультацияләр биргән. Халыкара сату-алу буенча вебинарлар оештырган. Музыка, сәяхәтләр белән кызыксынган, үзе дә җырлаган.

Мәрхүмне соңгы юлга озату иртәгә, 30 октябрьдә, Мамадыш тракты, 40 адресы буенча мөселман зиратында 13.30 сәгатьтә була. Бу турыда Рөстәм Акбашевның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100