news_header_bot
Язманы тыңлагыз

20 яшьлек ана баласын тәрәзәдән ыргыткан

Җинаять кылганнан соң, исерек хатын йокларга яткан.

news_top
20 яшьлек ана баласын тәрәзәдән ыргыткан

Карелиядә яшәүче 20 яшьлек ана нәни баласын тәрәзәдән ыргыткан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Тикшерү фаразлавынча, 26 октябрьдә Калевалевский районының Боровой бистәсендә нәни баланы әнисе икенче этаждагы балконнан ыргыта. Шуннан соң бу хатын йокларга ята.

Бала исән кала. Сабый елаганын күршеләр ишетеп ала. Туңып өшегән һәм бите имгәнгән сабыйны хастаханәгә озаталар.

20 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган. Аны «нәни баланы үтерергә җыену» маддәсе буенча гаеплиләр.

Җинаятьтә шикләнелүче хатынны кулга алганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар