Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлдан чыгып баручы балалар төркемен үзбушаткыч таптаган мизгел видеога эләккән

Машина белән идарә иткән 48 яшьлек ир-атны тугыз елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

news_top_970_100
Юлдан чыгып баручы балалар төркемен үзбушаткыч таптаган мизгел видеога эләккән

26 сентябрьдә Приморье өлкәсенең Фокино шәһәре читендә юл аркылы чабып чыгып баручы балаларны үзбушаткыч машина таптаган. Фаҗига Артем-Находка-Көнчыгыш порты трассасының 99 километрындагы була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Биш бала олылар белән бергә диңгездән кайтып бара. Алар юлны кыскартмакчы була һәм рөхсәт ителмәгән урында юл аша йөгереп чыга башлыйлар. «Хонда» машинасын йөртүче балаларны күреп ала һәм туктала. Ә чуерташ төялгән үзбушаткыч машина иномарканы узарга чыга, балаларны күргәч ул кычкырта башлый. Ләкин машина да, балалар да туктамый.

Аварияне видеорегистратор төшереп алган. Кадрларда юл аша йөгерешүче балалар күренә. Машина алар өстенә килә, балалар берәм-берәм тәгәрмәч астында калганы аңлашыла. Аннары үзбушаткыч әле тагын берничә метр узгач кына туктап кала.

Шулай итеп, 8 һәм 9 яшьлек иң кыз тәгәрмәч астында кала, кызларның берсе урында ук үлә, икенчесе җитди имгәнә. Аны авыр хәлдә хастаханәгә илтәләр.

Медицина тикшерүе узганнан соң, үзбушаткыч йөртүчесе аек булуы ачыклана. Аңа карата җинаять эше ачылган, Үзбушаткыч белән идарә иткән 48 яшьлек ир-атны тугыз елга колониягә озатулары ихтимал, диелә хәбәрдә,

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100