Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сусадым гына, ашыйсы килмәде»: 81 яшьлек әби дүрт тәүлек урманда адашып йөргән

Әби җиңелчә генә киенеп, гөмбәгә чыгып киткән булган.

news_top_970_100
«Сусадым гына, ашыйсы килмәде»: 81 яшьлек әби дүрт тәүлек урманда адашып йөргән
https://pixabay.com

Красноярск өлкәсендә 81 яшьлек әби дүрт тәүлек буена урманда адашып йөргән һәм исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

81 яшьлек Александра Ванеева 20 сентябрьдә югала. Ул көндезге өчләр тирәсендә чиләк, пычак ала, өстенә куртка, аягына галош кия дә, урманга китә. Бераз гына гөмбә җыеп кайтмакчы була. Үзе белән ризык та, су да, шырпы да алмый. Әбинең телефоны да булмый. Ул гомере буе шушы тирдә яши һәм бу урманны бик яхшы белә.

Бер-ике сәгать узгач ук, әбине туганнары эзли башлый. Үзләре таба алмагач, полициягә хәбәр итәләр. Эзләүгә волонтерлар да кушыла, кырыклап туганы килеп җитә, барлыгы йөзләп кеше урманны тикшерә.

20 км периметрда урманны айкап чыгалар, тик әби табылмый. Төннәр салкын булгач, аның өчен бик борчылалар.

Әби исә бирешергә уйламый. Ул үзен табарлар дип өметләнә, алга баруын дәвам итә. Югалганнан соң, дүртенче тәүлек киткәч, әби коткаручылар янына үзе килеп чыга. Бу вакытта ул авылдан ун километр чамасы киткән була.

«Эчәсем бик килде. Ашыйсы килмәде. кыргый җанварлар очрар дип курыктым. Мин кача алмыйм бит. Аннары ике агач арасына кереп яттым. Көндез елга буена килеп чыктым, анда кешеләр күреп алдым», — дип сөйли әби.

Әбине урманнан алып кайтып, табибларга күрсәткәннәр. Ул бөтенләй имгәнмәгән диярлек. Арыган, черкиләр талаган, сусаган. Әбигә хастаханәдә капельница куйганнар да, өенә кайтарып җибәргәннәр. Хәзер аны кызы Валентина үзенә алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100