Түбән Камада 23 яшьлек кызның муенына пычак кадап үтергәннәр

23 яшьлек кызның мәете Түбән Камада үз фатирында табыла. Бу хакта НТР-24 телеканалы хәбәр итә.

Фаҗига 27 сентябрь көнне, Бакый Урманче урамындагы 28 йортта килеп чыга, дип яза НТР-24 телканалы сайты. Кызның аркасына берничә тапкыр пычак белән кадыйлар, аннан муенын кисәләр. Җинаять урынында кызның кәрәзле телефоны, акча янчыгы һәм кыйммәтле әйберләре табыла. Акча янчыгын полиция хезмәткәрләре соңрак урамнан табып алалар. Вафат булган кыз "Нижнекамскнефтехим" оешмасында эшләгән була.