news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алты айлык кызын үтергәнче кыйнаган

Алты айлык кызын үтергәнче кыйнаган

news_top
Алты айлык кызын үтергәнче кыйнаган
Владимир өлкәсендә яшәүче хатын-кыз алты айлык кызын, елаган өчен, үтергәнче кыйнаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының региональ бүлеге сайтында хәбәр ителә.

22 яшьлек хатын-кыз 2018 елның июнендә бала таба. Баланы ул берүзе карый, шуңа да нык арый торган була, аның елаган балага ачуы килә.

2018 елның 26 декабрендә ул баласы белән өйдә берүзе кала. Бала елый башлый һәм анасы аның күкрәгенә бәрә. Кыз бик нык имгәнә. Әмма анасы аны табибка күрсәтми. Баланың тәнендә күгәргән урыннар булуга карамастан, анасы аны кыйнавын дәвам итә. 29 декабрь иртәсендә хатын баланың эченә суга. Кич баланың күзе артка китә башлый һәм анасы, куркып, күршесен чакыра. Күршесе тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта, әмма килгән табиблар баланың үлемен раслый.

Ана кешегә карата Җинаять кодексының 111 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын кулга алынган, аның психик халәте нормаль дип билгеләнгән. Биографиясендә бер факт игътибарга алынырга тиеш: ул коррекцион мәктәптә белем алган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар