Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аяк киемнәре суда йөзә». Балаларның кочаклашкан гәүдәләрен су төбеннән тапканнар

Мәрхүм малайларның берсе икенче сыйныфны тәмамлаган, икенчесе быел укырга керергә тиеш булган.

news_top_970_100
«Аяк киемнәре суда йөзә». Балаларның кочаклашкан гәүдәләрен су төбеннән тапканнар
https://pixabay.com

27 июньдә Новосибирск өлкәсенең Бобровка авылында 8 һәм 6 яшьлек ике малай буада батып үлгән. Балалар кочаклашкан килеш һәлак булган. Мөгаен, малайларның олырагы кечерәген коткарырга маташкандыр, ләкин алар икесе дә су төбенә киткән.  Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне буа яныннан ир белән хатын узып бара. Алар елга буенда ике велосипед ятуын, суда балаларның аяк киемнәре йөзеп йөрүен күреп ала. Бу кешеләр шунда ук полициягә хәбәр итә.

«Яр буенда ике балалар велосипеды ята, суда балалар башмаклары йөзеп йөри. Участковый ачыклаганча, бу әйберләр биредә яшәүче балаларныкы. Берсе икенче сыйныфта укучы, икенчесе алты яшьлек малайлар. Алты яшьлек малай быел укырга керергә тиеш булган. Урынга икенче сыйныфта укучы малайның әтисе килеп җитте. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк ул балаларның мәетләрен судан алып чыкты. Аларны ике метр тирәнлектә тапкан. Балалар бер-берсенә куллары белән ябышкан. Берсе икенчесен коткарырга маташканда икесе дә баткан, мөгаен. Табиблар аларның үлүен раслады», — дип сөйли биредә яшәүче ир-ат.

Мәрхүм икенче сыйныф укучысы спорт яраткан, чаңгы ярышларына катнашкан. Аның дусты — алты яшьлек малай быел балалар бакчасыннан чыккан, быел мәктәпкә керергә тиеш булган. 

Авыл халкы балаларның гаиләләрен бары яхшы яктан гына сыйфатлый. Алар эчми, күп бала үстерәләр. Икенче сыйныф укучысының 34 яшьлек әтисе авыл хуҗалыгында механизатор булып эшли. Алты яшьлек баланың 32 яшьлек әтисе шунда ук каравылчы. Әниләренең икесе дә декрет ялында.

«Фаҗига булыр дип беркем дә башына китермәде. Бу Каменка елгасындагы гап-гади буа. Ике метр тирәнлектә. Биредә яшәүчеләр барысы да шунда коена», — ди Бобровка авылы кешесе.

Балаларның үлеме сәбәпләрен ачыклау өчен экспертизалар билгеләнгән. Тикшерүчеләр балаларның үзләре генә су коенырга китү фактын тикшерә. Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100