Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда Иделдә югалган балыкчыны эзлиләр

Дуслар төнлә белән балык тотарга баралар һәм көймәдә йокыга китәләр.

news_top_970_100
Татарстанда Иделдә югалган балыкчыны эзлиләр
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Төнлә белән Идел елгасында балык тотканда Татарстанда яшәүче ир-ат югалган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган шимбәдә 32 яшьлек ир-ат иптәшләре белән Югары Ослан районының Матюшино авылына бара. Төнге икеләр тирәсендә алар Иделгә балык тотарга китә. Ир-атлар ике көймәдә була. Йөри торгач, шунда йокыга китәләр. Йокыдан уянгач, иптәшләренең берсе көймәдә булмавы ачыклана.

Якшәмбе иртәсеннән башлап бу ир-атны эзлиләр. Яр буйлап 4 км аралыкны тикшергәннәр. Югалган ир-атның телефоны, курткасы һәм аяк киеме табылган. Аннары көндез Идел акваториясенең 8 км аралыгын тикшергәннәр. Әлегә бу ир-ат табылмаган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100