Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда юл һәлакәтендә абыйлы-энеле өч туган үлгән

«Нива» машинасы зур йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

news_top_970_100
Татарстанда юл һәлакәтендә абыйлы-энеле өч туган үлгән
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

28 майга каршы төндә Югары Ослан районында Казан-Ульяновск трассасында юл һәлакәте була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына фаҗиганең шаһитлары хәбәр итте.

«Нива» җиңел машинасы белән фура кара-каршы бәрелешә һәм өч кеше үлә. Коточкыч авария «Белый аист» кафесы тирәсендә була. 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белешмәсе буенча, авария тизлек арттыру сәбәпле килеп чыга. Якынча версия буенча, «Нива» белән идарә итүче 26 яшьлек егет тизлеген арттыра һәм каршы як полосага чыга. Шунда ул каршыга килә торган «Вольво» йөк машинасы астына килеп керә. Фура белән Пензада яшәүче 30 яшьлек ир-ат идарә итә.

«Җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры урында ук үлә. Мәрхүмнәр абыйлы-энеле өч туган була. Алар иминлек каешын эләктермәгән», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

«Комсомольская правда» сайты мәрхүмнәрнең Кайбыч районы кешеләре булуын хәбәр итте. «Нива» белән 26 яшьлек кече туган идарә иткән. Ул беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмаган, аны машина белән идарә иткән килеш моңарчы да берничә тапкыр юл инспекторлары туктаткан булган инде. «Нива» машинасы да шушы ир-атныкы. Пассажирлар — 36 һәм 30 яшьлек ир-атлар, алар да юл йөрү кагыйдәләрен үтәмичә, иминлек каешларын эләктермәгән булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100