Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берни булмагандай эзләшә». Укытучы хатынны үз ире вәхшиләрчә үтереп чокырга ыргыткан

Ир белән хатын башта бик тату яшәгән, бергә эшләгәннәр.

news_top_970_100
«Берни булмагандай эзләшә». Укытучы хатынны үз ире вәхшиләрчә үтереп чокырга ыргыткан
https://pixabay.com

2019 елның 16 августында Сочиның Хостинский районында 45 яшьлек Светлана Баблидзе югала. Аны волонтерлар һәм битараф булмаган бар кеше эзли. «Комсомольская правда» сайты шушы вакыйга турында язды.

Светлананың ире хатыны югалу турында чаң суга. «Игътибар! Кеше югалды, ярдәм итегез зинһар. Аны соңгы тапкыр „Мастерок“ кибете янында күргәннәр. Шуннан соң телефоны сүнде, аның белән элемтә юк», — дип яза 47 яшьлек Константин социаль челтәрләрдә. «Кайгыга баткан» ир Светлананың кая китәргә мөмкин булуын да әйтә алмый.

Җинаятьче беренче көннән башлап эзләүдә катнаша. Ул берничә атна дәвамында волонтерларны ялган эздән җибәрергә маташа. Аның ялганына ышанып та куялар. Ләкин 1 сентябрьгә каршы төндә хатынның имгәтеп бетерелгән мәете Красная Воля авылы янындагы чокырда табыла. Урынга тикшерүчеләр һәм экспертлар бара. Алар мәеткә күз ташлау белән үк мәрхүмәнең инде ике атна чамасы биредә ятуын әйтә. Хатынны көч кулланып үтергәннәр, аны буганнар.

Шуннан соң җинаять эше ачыла. Тикшерүләрдән соң җинаятьтә шикләнелүче бер генә кеше кала — ул Светлананың ире. Хатынны ахыргы кеше булып нәкъ менә ул күргән. Соңрак «актер» ир җинаятен танып күрсәтмә бирә.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның августында ир үзенең 46 яшьлек хатыны белән машинада бара. Алар Хостинский районындагы бер пляжга килеп җитәләр. Бер мизгелдә ир белән хатын талаша башлый. Ир ярсый һәм хатынын буа. Бер минутта Светлана сулыш алмый башлый. Ир үзенең ни эшләгәнен аңлап алгач, мәетне яшерергә карар кыла. Ул хатынын урманга алып бара һәм 40 метр тирәнлектәге чокырга ыргыта. Шуннан соң бу ир, берни булмагандай, хокук саклаучылар янына килә һәм хатыны югалу турында гариза яза.

Туганнарының берсе дә Светлананы үз ире үтереп ташлаган дип башына да китерми. Танышлары сүзләренчә, алар бик аңлашып, тату яшәгән. Ир белән хатын бергә эшли дә — алар туйларда, кичәләрдә чыгыш ясыйлар. Светлана балалар бакчасында музыка укытучысы булып эшли.

Тикшерү эшләреннән соң, ирнең үтерүгә катнашы булуы ачыклана, аны сак астына алалар. Тикшерү барышында ир гаебен таный һәм үкенүен әйтә. Аны унбиш елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100