news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чабаксар мәктәбендә укучы кыз БДИ биргәндә вафат булган

Чабаксар мәктәбендә укучы кыз БДИ биргәндә вафат булган

news_top
Чабаксар мәктәбендә укучы кыз БДИ биргәндә вафат булган
Чабаксар мәктәпләренең берсендә 11 классында укучы кыз математика буенча бердәм дәүләт имтиханын биргәндә һәлак  булган. Бу хакта Чувашиянең мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза РИА Новости. 

Ведомство хәбәр итүенчә, кыз балачактан инвалид. Ул имтиханга килгәндә үк авырганы билгеле булган. Мәктәптә дежур торган медицина хезмәткәрләре һәм имтиханны оештыручылар аңа һәм әти-әнисенә БДИны тапшырмаска киңәш иткән. Әмма кыз 18 яше тулган кыз имтиханны тапшырачагын әйткән.

Кыз бер сәгать буе имтиханда булгач, коридорга чыгарга теләвен әйткән. Чыккач, ул үзен бик начар хис итә башлаган. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән, реанимация уздырганнар, әмма аңын югалткан кыз бераздан вафат булган.

Чувашия министрлыгы кызның якыннарының кайгысын уртаклаша. 

Сәламәтлек саклау министрлыгы кызның тумыштан йөрәк авырулы булуы хакында хәбәр итә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар