Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Осиново бистәсендә эт талаган малай авыр хәлдә хастаханәдә ята

Балага эт һөҗүм итү факты буенча җинаять эше ачылган.

news_top_970_100
Осиново бистәсендә эт талаган малай авыр хәлдә хастаханәдә ята
Владимир Васильев

Бүген Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә 11 яшьлек малайга эт һөҗүм иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокуратурасының рәсми вәкиле вазифаларын башкаручы Руслан Галиев хәбәр итте.

Осиново бистәсендә 11 яшьлек малайга сукбай эт һөҗүм итү турында көндез билгеле булды. Аны Республика балалар клиник хастаханәсенә илткәннәр. Малайның хәле авыр дип бәяләнә, аңа табиблар операция ясый.

Яшел Үзән районы прокуратурасы тикшерү башлаган. Урынга Яшел Үзән шәһәре прокуроры Сергей Егоров барган.

Җинаять эше «Ваемсызлык» һәм «Эшне иминлек кагыйдәләренә туры килми торган итеп башкару» маддәләре буенча ачылган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шул хакта аңлатма бирде. Тикшерү версиясе буенча, әлеге вакыйга Осиново авыл советы башкарма комитетында, Татарстан Ветеринария идарәсендә һәм башка оешмалардагы билгеләнмәгән хезмәткәрләрнең сукбай этләрне тоту һәм асрау буенча начар эшләве нәтиҗәсендә килеп чыккан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100