Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иптәшләре коткарырга тырышса да, ун яшьлек малай бозлы суда батып үлгән

Балалар ярдәм сорап кычкыргач, узып бара торган машина туктаган, тик малайга ярдәм итә алмаганнар.

news_top_970_100
Иптәшләре коткарырга тырышса да, ун яшьлек малай бозлы суда батып үлгән
"Татар-информ" архивы

Череповец шәһәрендә ун яшьлек малай Ягорбы елгасында бозлы суда батып үлгән. Баланы коткаручылар судан тартып чыгарган, тик ярдәм итә алмаганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Хәзер балалар каникулда. Аларның күпчелеге янында өлкәннәр юк, шуңа күрә коткаручылар өчен югары әзерлек чоры. Бу юлы да дүртенче сыйныфта укучы малай Ягорба елгасында су ала торган будка өстенә менә һәм егылып төшә. Аны дуслары тартып чыгармакчы була, таяклар сузып карыйлар, ләкин малай аңа ябыша алмый. Соңрак бу таякны коткаручылар табып ала.

Елга янында гына дача йортлары, юл бар. Балалар ярдәм сорап кычкыра. Якыннан гына узып бара торган машина туктый, йөртүче коткаручыларга хәбәр итә.

Коткару хезмәте директоры Дмитрий Санакоев сүзләренчә, баланы боз астыннан бик тиз тартып чыгаралар. «Аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырдык, алар реанимация ясап карады, тик ярдәм итә алмадылар», — дип сөйли ул.

Мәрхүм бала күп балалы, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә. Фаҗига вакытында аның анасы башка балалары белән өйдә була. Мәктәп хезмәткәрләре гаилә яхшылар рәтендә булуын әйтә.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр шаһитларны сораштыра, экспертизалар билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100