Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алтынчы сыйныф малайлары җиденче сыйныф баласын имгәткәнче кыйнаган

Имгәнгән баланың анасы улын типкәләүләре, берничә тапкыр күзенә сугулары турында сөйли.

news_top_970_100
Алтынчы сыйныф малайлары җиденче сыйныф баласын имгәткәнче кыйнаган
Рамил Гали

Новосибирск шәһәрендәге бер мәктәптә җиденче сыйныфта укучы малайны имгәткәннәр. Хәзер ул хастаханәдә ята. Баланың баш мие селкенгән, күзе контузияләнгән, бөерләре имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Балалар арасында җәнҗал 18 февральдә була. Алар тәнәфес вакытында сугыша. Имгәнгән малайның әнисе әле яңа гына хастаханәдән кайткан.

Җәнҗал буласы көндә аның ул алтынчы сыйныфта укучы дусты белән тәнәфестә уйнап йөри. Алтынчы сыйныфта укучы икенче бер малай моны ошатмый. Икенче тәнәфес вакытында ул җиденче сыйныфта укый торган малай янына дусларын ияртеп килә һәм аны кыйный башлыйлар.

Имгәнгән баланың анасы сүзләренчә, аның улын типкәлиләр, берничә тапкыр күзенә сугалар. Укытучы килеп җиткәч кенә, балалар таралыша. Имгәнгән малайны психолог кабинетына илтәләр, анасын мәктәпкә чакырталар. Әни кеше ашыгыч ярдәм чакырмаганга гаҗәпләнә. «Бала нинди травма алганын белмибез», — дип аңлата аңа укытучылар. Шуннан соң кыйналган малай әнисе белән хастаханәгә бара. Баланы реанимациягә салалар, икенче көнне гади палатага күчерәләр.

Бу хатын полициягә, прокуратурага, мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Мәктәп хезмәткәрләре сүзләренчә, имгәнгән бала башта үзе каршы дәшкән, сугышны үзе китереп чыгарган. Аннан наушникларының бәясен сораган булганнар, ә ул җавап бирмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100