Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Василий Лановой коронавирустан вафат булган

СССРның халык артистына 87 яшь иде.

news_top_970_100
Василий Лановой коронавирустан вафат булган
Рамил Гали

Актер Василий Лановой коронавирустан үлгән. Гыйнвар башында аны хастаханәгә салган булганнар. Актерга 87 яшь иде. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

«Василий Семенович вафат булды», — дип әйткән мәрхүмнең хатыны Ирина Купченко.

Ел башында Лановойда да, Купченкода да коронавирус авыруы булуы ачыклана. Бу турыда 2 гыйнварда билгеле була. Аларны хастаханәгә салалар. 28 гыйнварда Лановойны реанимациягә күчерәләр. Бу турыда Вахтангов театры директоры Кирилл Крок әйткән.

Василий Лановойның театрдагы төп рольләре — Фортинбрас («Гамлет»), Маяковский («Конармия»), Цезарь («Антоний и Клеопатра»), Пушкин («Шаги Командора»), Троцкий («Брестский мир»), Джордж Бернард Шоу («Милый лжец») һ.б.

Ул «Павел Корчагин» (1957), «Алые паруса» (1961), «Иду на грозу» (1965), «Война и мир» (1965–1968), «Офицеры» (1971), «Семнадцать мгновений весны» (1973), «Анна и Командор» (1974), «Дни Турбиных» (1976) һәм башка кинолардагы рольләре белән танылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100