Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Ганиева гаиләсендә зур кайгы

Бүген халык артистының ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов вафат булды.

news_top_970_100
Венера Ганиева гаиләсендә зур кайгы
Илнар Төхбәтов

Халык артисты Винера (Венера) Ганиеваның ире, озак еллар опера театрында тавыш режиссеры булып эшләгән Камил Фәйзрахманов вафат.

2016 елның 22 августында «Казан» гаилә үзәгендә алар никахларына 30 ел тулуны зурлап билгеләп үткәннәр иде. «30 ел элек 1986 елның 22 августында Казанның Кремль урамында Үзәк ЗАГСта Камил белән никахыбызны теркәдек», — дип сөйләгән иде җырчы. Алар яшь җырчы Татарстан радиосына җырын яздырырга килгәч танышканнар, Камил Фәйзрахманов анда тавыш режиссеры булып эшләгән.

«Минем җиңүләр минем кадерле Камилемнән башка булмас иде, ул минем өчен гел яшь һәм матур булып кала», — дигән иде Венера ханым. Камил Фәйзрахманов ул көнне хәләл җефетенә мәхәббәт һәм тугрылык билгесе һәм юбилей истәлеге итеп энҗе кашлы йөзек бүләк итте.

2018 елның мартында исә гаилә Камил Фәйзрахмановның юбилеен бик матур итеп бәйрәм итте.


Галерея: Винера Ганиева белән Камил Фәйзрахмановның энҗе туйларыннан фоторепортаж

Винера Ганиева ире белән фотоларны бик еш урнаштыра иде. «Камил абый ник шундый картайган?» дигән сорауга ул «60 ны узгач яшәреп булмый шул, чәчләр агара, җыерчыклана битләр», — дип җавап биргән иде.

Камил Фәйзрахманов 1958 елның 6 мартында Казанда туган. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Винера Әхәт кызы Ганиева 1955 елда Казанда туган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100