Татарстанда танылган балалар табибы вафат | intertat.tatar

Татарстанда танылган балалар табибы вафат

Педиатр Альбина Зайцеваны бөтен Россиядә беләләр иде, диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Россиядә танылган балалар табибы Альбина Зайцева Казанда вафат булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

«Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», диелә хәбәрдә.

Альбина Зайцева 1938 елда туган. 1961 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 1969 елда ординатураны тәмамлый. Казанның 11 поликлиникасында педиатрия бүлеге җитәкчесе була, 1997 — 2017 елларда 11 поликлиникада балалар бакчалары педиатры булып эшли, диелә хәбәрдә.