Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Университетта укытучы булып эшләүче кызны үтереп, бармагын кисеп алып киткәннәр

Геймер егет кисеп алынган бармак ярдәмендә мәрхүмәнең телефонына кергән.

news_top_970_100
Университетта укытучы булып эшләүче кызны үтереп, бармагын кисеп алып киткәннәр
https://pixabay.com

Петербургта Технология университетында биохимия укытучысы булып эшләүче Екатерина Антонцеваны үз фатирында үтергәннәр. Мәетнең бер бармагын да кисеп алганнар. Хатынның үле гәүдәсе фатирда берничә көн яткан. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Укытучыны үтерүдә шикләнеп 36 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул геймер, мәрхүмә белән якын мөнәсәбәттә булган. Геймер ир-атның өендә мәрхүмәнең кисеп алынган бармагын да тапканнар.

«34 яшьлек Екатерина Антонцева үлеменнән соң, аның белән таныш булган 36 яшьлек ир-ат тоткарланды. Тикшерү версиясе буенча, ул шәхси низагтан соң, таныш хатынын буып үтергән. Аннары бу ир-ат җинаятенең эзләрен яшерү өчен, мәетнең зур бармагын кисеп алган. Шул бармак белән ул мәрхүмәнең телефонына кергән», дип хәбәр итә Тикшерү комитеты вәкиле.

Екатеринаның күршесе сүзләренчә, мәетне тапканчы, берничә көн алдарак идарәче компанияне аның фатирының хуҗасын эзли. Бу фатирдан су агып торган һәм күршеләренә төшкән, ә телефоны җавап бирмәгән. Шуннан соң гына Екатеринаны эзли башлаганнар.

Күршедә яшәүче ир-ат Екатерина фатирыннан шикле тавышлар ишетелмәвен әйтә. Күрше-күлән якында гына шундый җинаять булуын белми. «Су басмаган булса, без берни дә белмәс тә идек, тавыш булмады бит», — ди алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100