Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан кызы һәм аның белән яши торган ир-ат җиде айлык баланы кыйнап үтергән

Хатын йөкле вакытта, аның ире фаҗигале рәвештә үлә, сабый туганда ук ятим була.

news_top_970_100
Башкортстан кызы һәм аның белән яши торган ир-ат җиде айлык баланы кыйнап үтергән
https://pixabay.com

Чиләбе өлкәсендә 7 айлык баланы үтерүдә шикләнеп 29 яшьлек ир-атны һәм аның белән бергә яши торган 24 яшьлек хатынны тоткарлаганнар. Тоткарланган хатын Башкортстандагы гаиләдә үскән, әле күптән түгел генә ул Чиләбе шәһәренә абыйсы янына күченеп киткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Өлкә буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре ачыклаганча, октябрьдә бу хатын һәм аның белән яши торган ир-ат җинаять кыла. Алар икәүләшеп хатынның 7 айлык баласының башына сугып кыйныйлар. Аннары сабый һәлак була. Җинаятьне яшерү өчен, ир белән хатын мәетне Миасс елгасына илтеп ыргыта. Үзләре полициягә барып бала югалу турында хәбәр итәләр.

24 яшьлек ана башта сөйләгәнчә, 22 октябрьдә ул Чиләбенең Металлурглар районындагы фатирга такси чакыра. Аннары адресны дөрес әйтмәгәнен аңлый һәм баласын кулына күтәреп үзе чыгып китә. Беренче версия буенча, хатынның баласын урлаганнар. Имеш аны кемдер капюшоныннан тарткан һәм ул шуннан соң аңын югалткан. Соңрак бу хатын баласы авырды һәм үлде дип сөйли башлый. Имеш, ул куркуга кала һәм мәетне шуңа күрә яшерә.

Хәзер хокук саклаучылар җинаятьне тикшерүне дәвам итә. Шулай ук начар гаиләләрне тикшереп торырга тиешле социаль яклау органнарының эшчәнлеген дә тикшерәләр.

Соңрак ачыкланганча, Татьяна исемле бу хатын һәм аның белән бергә яши торган ир-ат даими рәвештә эчеп йөри. Татьянаның баласының үз атасы 2019 елның сентябрендә фаҗигале рәвештә һәлак була. Тол калган йөкле хатын 29 яшьлек башка ир-ат белән очраша башлый. Сабыйны бу гаиләдән алган да булганнар. Тик хатын опека органнарын инандырып, улын кире кайтаруга ирешкән булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100