Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер яшьлек баланың сулыш юлларыннан 7 мм зурлыктагы таш алганнар

Ташны Чаллы табиблары чыгарып карый, булдыра алмагач, вертолет белән Казанга озаталар.

news_top_970_100
Татарстанда бер яшьлек баланың сулыш юлларыннан 7 мм зурлыктагы таш алганнар

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары бер яшьлек баланың бронхларына тыгылып калган 7 мм зурлыктагы ташны чыгарган. Бу турыда хастаханәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Чаллы балалар медицина үзәгенә бер яшьлек баланы алып киләләр. Табиблар аның чит предмет йотуын ачыклый, рентген моны раслый. Биредә баланың хәлен стабильләштерәләр. Ташның зур булуын ачыклыйлар, уң яктагы үпкә бронхын тулысынча каплавы да күренә. Табиблар тырышып карасалар да, бу ташны чыгара алмый.

Шуннан соң баланы вертолет белән Казанга озаталар. 

«Бирегә китергәч тә чит предметны берничә тапкыр чыгарырга тырышып карыйлар. Ләкин ситуация начарлана, бронхларның лайлалы тышчасы бозыла башлый, бу ташны чыгаруны тагын да катлауландыра», — ди табиблар.

Бу вакытта сабыйны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырып куялар. Таш зур һәм башка урынга күчү куркыныч да була. 

«Балага фибро- һәм ригид бронхоскопия ясалды. 6-7 мм зурлыктагы ташның кырыйлары да тигез түгел иде. Аны бик катлаулы техник юллар белән чыгардылар», — дип аңлатканнар хастаханәдә.

Хәзер бала үзе сулыш ала, хастаханәдә дәвалануны дәвам иттерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100