Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиләбе өлкәсендә танылган журналист, телевидение җитәкчесе 35 яшендә үлгән

Кыска гына гомере эчендә Анна Викалюк Көньяк Уралда медиаөлкә үсешенә зур өлеш керткән.

news_top_970_100
Чиләбе өлкәсендә танылган журналист, телевидение җитәкчесе 35 яшендә үлгән
Владимир Васильев

Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәре телевидениесе директоры Анна Викалюк 35 яшендә вафат булган. Мәрхүмәнең нәни кызы ятим калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Анна Викалюк үлүе турында 28 сентябрьдә билгеле була. Төгәл сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Якынча белешмә буенча, аның баш миендә энцефалит булуы ихтимал. Викалюк 25 сентябрьдә комага киткән. Чиләбе өлкә хастаханәсе табиблары аның гомерен саклап калырга тырышкан.

Анна Викалюк 2014 елның декабреннән 2021 елның июленә кадәр «Копейский рабочий» газетасының баш редакторы булып эшли, аннары биредәге телерадиокомпаниягә җитәкче итеп билгеләнә.

Чиләбе өлкәсе хакимияте мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклаша.

«Кыска гына гомере эчендә Анна Викалюк Көньяк Уралда медиаөлкә үсешенә зур өлеш кертте. Копейск һәм Чиләбе өлкәсендә муниципаль матбугат чаралары эшчәнлегендә принципиаль яңа алымнар формалаштырды.

Аның җитәкчелегендә «Копейский рабочий» газетасы яңа дәрәҗәгә чыкты. Копейск телерадиокомпаниясендә зур үзгәрешләр кертергә планлаштыра иде. Ләкин үлем бу яхшы ханым, талантлы җитәкче гомерен өзде», диелә кайгынамәдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100