Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда дүрт бала атасы үз кызының дустын мәсхәрәләгән

36 яшьлек ир-ат үзенең кызының 12 яшькә җитмәгән иптәш кызына карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре куллана.

news_top_970_100
Башкортстанда дүрт бала атасы үз кызының дустын мәсхәрәләгән
https://pixabay.com

Башкортстанның Салават районара суды 36 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Күп балалы әти кеше балигъ булмаган баланы җенси мәсхәрәләүдә гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Суд версиясе буенча, Ахун авылында яшәүче ир-ат быел апрель аенда исерек килеш үз кызының балигъ булмаган дустын мәсхәрәли. Дүрт бала атасы кызының иптәше белән өйдә калган булган.

«Гаепләнүче ир-ат баланың 12 яшькә җитмәвен белә торып, үзенең физик һәм психик яктан көчле булуын, ә баланың кече яшьтә булуын һәм үзенә ярдәм итә алмавын файдалана. Ул баланың үзе белән кылына торган гамәлләрнең характерын һәм мәгънәсен аңларга сәләтле булмавын, каршылык күрсәтә алмавын да белә. Ир-ат көч кулланып, үз баласының дус кызына карата карата сексуаль характердагы гамәлләр кыла», — дип аңлатканнар судта.

Ир-ат гаебен таный. Суд карары белән аны җиде ел алты айга ирегеннән мәхрүм итәләр һәм каты режимлы колониягә озаталар.

Суд карар чыгарганда ир-атның гаебен тануын, зыян күрүче якның фикерен, шулай ук бу ир-атның олы яшьтәге анасын тәрбияләвен, балигъ булмаган бер баласы, тагын өч нәни баласы булуын, аларның берсе хроник авырулы икәнен, зыян күрүчеләрдән судта гафу үтенүен исәпкә алып, шундый карар чыгара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100