Түбән Кама районындагы авариядә велосипедчы һәлак булган

27 сентябрь көнне, Түбән Кама шәһәреннән ерак түгел җирдә юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәр итә.

НТР 24 телеканалы хәбәр иткәнчә, Түбән Кама районындагы Байданкино торак пунктына борылышта, "уникеле" машинасы велосипед йөртүчесен бәрдерә. 

Зыян күрүче, алган имгәнүләрдән һәм җәрәхәтләрдән фаҗига урынында вафат була. Һәлак булучының киемнәре һәм машинага килгән зыяннан күренгәнчә, бәреләү бик көчле булган.

Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре авариянең сәбәпләрен ачыклый.