Алабуга районында автоһәлакәттә кеше үлгән (видео)

Бүген, М7 трассасында Mitsubishi L200 җиңел машинасы белән ягулык төягән йөк машинасы бәрелешә. Бу хакта KazanFirst хәбәр итә.

Һәлакәт иртәнге якта Алабуга районы Поспелово авылы янында килеп чыга. Шаһитләр сүзләренчә, бер кеше фаҗига урынында һәлак булган. Санкт-Петербург шәһәрендә теркәлгән Мицубиси автомобиле бензовоз белән бәрелешә. Һаләкәтнең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр саны ачыклана.