Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Урамда аңсыз яталар» - Башкортстанда җиде ир-ат берьюлы агуланган

Салават шәһәрендәге йортларның берсе янында егылып ятучы җиде ир-атка ашыгыч ярдәм чакырганнар.

news_top_970_100

Башкортстанның Салават шәһәрендә җиде ир-ат билгесез сыеклык эчеп агуланган. Алар барысы да бер йорт каршында урамда егылып яткан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Салават шәһәре буенча тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 26 июльдә кичке бишләр тирәсендә Салават шәһәре хастаханәсенә шалтыраталар. Шалтыратучы кеше Калинин урамындагы йорт янында җиде ир-ат аңсыз ятуын әйтә. Ир-атларны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киләләр һәм реанимация бүлегенә салалар. Аларда билгесез матдә белән агулану билгеләре була.

«Хәзер алар аңына килде, хәлләре уртача авырлыкта, аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Якынча белешмә буенча, 36-60 яшькә кадәрге җиде ир-ат бергәләп билгесез сыеклык эчеп утырган, шуннан соң хәлләре начарланган», — диелә ведомство хәбәрендә.

Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100