Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

90 яшьлек анасын үз улы үтергән һәм аның пенсия акчасына яшәвен дәвам иткән

Пенсионерның юкка чыгуы турындагы гаризаны авыл җирлеге рәисе язган.

news_top_970_100
90 яшьлек анасын үз улы үтергән һәм аның пенсия акчасына яшәвен дәвам иткән
https://pixabay.com

Волгоград өлкәсендә шәхси йорт сараенда мумиягә әйләнгән 90 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының өлкә тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсионер хатын алты ай элек югалган. Әмма аның белән бергә яшәүче улы һәм килене полициягә мөрәҗәгать итмәгән. Алар ай саен әниләренең пенсиясен алып барган.

Пенсионерның юкка чыгуы турындагы гаризаны авыл җирлеге рәисе язган.

Пенсионер хатын яшәгән йортны тикшергәннәр, сарайда «югалган» 90 яшьлек әбинең мәетен тапканнар.

Ир белән хатын сөйләвенчә, 2019 елның кышында ана белән улы талашкан. Ир-ат өлкән яшьтәге әнисенең башына берничә тапкыр суккан, ә икенче көнне аның үлгәнен күреп алган. Аннары хатыны белән бергә әнисенең мәетен сарайга яшереп куйган.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерүчеләр бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100