Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Катып калганнар» — Кырда бураннан качарга урын эзләгән атлар хәлсезлектән егылган

Бәхеткә, хуҗалары хайваннарны эзләп табып коткарган, бер ат та үлмәгән.

news_top_970_100
«Катып калганнар» — Кырда бураннан качарга урын эзләгән атлар хәлсезлектән егылган

Көньяк Уралда кырда салкыннан өшегән атлар төшерелгән фотолар социаль челтәрләрдә таралды. «ЧП Златоуст» паблигы хайваннар «үлем хәлендә катып калганнар» дип яза. Фотода берничә ат җирдә ята, аларны кар каплаган, атлар хәрәкәтләнми диярлек. Шаһитлар атлар буран вакытында салкыннан өшеп үлгән дип фаразлый.

Бу вакыйга турында cheltv.ru телевидениесе хәбәр итте. Канал белешмәсе буенча, ат көтүе кырда бураннан качар урын эзләп йөргән. Хайваннар салкыннан хәлсезләнгән, шулай да, бәхеткә, бер ат та үлмәгән. Хуҗалары атларны табып, алып кайтып киткән.

Фотоларны күргән челтәр кулланучылар бик ярсый. «Мондый буранда кеше этен дә өйдән чыгармый. Ә бу — атлар, кыш, кар көртләре арасында нишли алар? Һава суларга чыкканнармы?» — диләр. 

«Бүген төнлә 40 градус салкын булды», «Моның өчен хөкем итәргә кирәк», «Авылда мин дә яшәдем, кышын хайваннарны беркем урамга куып чыгармады, атларны бигрәк тә», — дип язалар.

Белгечләр сүзләренчә, хайваннар салкында өшеп үләргә мөмкин, алар сусаудан да үлә ала. Чөнки сулыклар бозланып ката, атларга эчәргә су калмый. 

Бәхеткә, әлеге очракта кешеләр хайваннарга вакытында ярдәмгә килеп җиткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100