Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда мунчада ике хатын үлгән, бер ир-атны хастаханәгә озатканнар

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

news_top_970_100
Башкортстанда мунчада ике хатын үлгән, бер ир-атны хастаханәгә озатканнар
https://pixabay.com

Башкортстанның Чишмә районында ике хатын-кыз мунчада ис тиеп үлгән, тагын бер ир-атны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Мәрхүмә хатын-кызларга 54 һәм 61 яшь булган, зыян күрүче ир-атка 33 яшь.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, ир-атның хәле авыр дип бәяләнә.

«Чишмә районында шәхси йорттагы мунчада ике хатын-кыз мәете табылу һәм ир-ат хастаханәгә озатылу факты буенча тикшерү бара. Аларда ис тиеп агулану билгеләре була. Фаҗига урынын тикшерделәр, үлем сәбәбен ачыклау өчен судмедэкспертиза билгеләнде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип аңлатканнар Тикшерү идарәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100